Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
27 февраль 2018, 02:00

ИКЕ ТАРАФ

Без бүгеннән ике тараф,Ике якта типкән йөрәкләр.Еракларда күргән чактаӨзгәләнер микән үзәкләр.

Без бүгеннән ике тараф,
Ике якта типкән йөрәкләр.
Еракларда күргән чакта
Өзгәләнер микән үзәкләр.


Араларда безнең карлар,
Араларда безнең яралар.
Бертуктаусыз синең яктан
Яраларга карлар явалар.


Яуган карның эзе калмас,
Эретерләр килер язларым.
Күңелемдә кайнап торган
Кемгә кирәк булыр назларым ?


Кемнәр ябар яраларны
Бу дөньяда ялгыз яшәсәк.
Учакларны кемнәр ягар
Жылынырга диеп эзләсәк ?
Илфак ФАРИЗОВ.
22.02.2018 ел
Раевка
Читайте нас: