Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Матур язлар килсен

Матур язлар килсен җиребезгә Назлар өстәп безнең күңелгә. Килсен алар сөенечләр белән Гел шатлыклар язсын күрергә.

Матур язлар килсен җиребезгә
Назлар өстәп безнең күңелгә.
Килсен алар сөенечләр белән
Гел шатлыклар язсын күрергә.


Аяз булсын язгы көннәребез,
Гөрләвекләр аксын гөрләшеп.
Мәхәббәтен тапкан матур парлар
Каршыласын язны серләшеп.


Сайрасыннар кошлар яз көенә,
Уятсыннар җырлап дөньяны.
Язны күрү олы бәхет бит ул!
Тынычлыкта тусын көн яңа.


Яз кояшы нурлар өләшкәндә
Сөенечләр сипсен күңелгә.
Табигатьнең яшелләнгән мәле
Күңелегез булсын тиң гөлгә!
Гөлфия ГИЗАТОВА.
Читайте нас: