Шаярып кына булса да,
Ярамый алдашырга.
Ышанырга мөмкиннәр бит,
Уйларда адашырга.
Нишләрсең әгәр бер мәлдә,
Гарьләнсәң үз сүзеңнән.
Шул чагында түзәлмәссең,
Бизәрсең үз-үзеңнән.
Юк, кирәкми, алдашырга,
Уйлап сөйлә сүзеңне,
Нәтиҗәсе алдашуның,
Түбәнсетү үзеңне.
Әйтми калу дөресрәк,
Ялганлауга карата.
Күңел бит ул нечкә гөлдәй,
Ул сафлыкны ярата.
Гөлфия ГИЗАТОВА.