Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бәхет көне белән, дусларым! Бәхетле булыгыз!

Бәхетлемен, ал таңнарны күрәм, Йолдызларны күрәм төннәрен. Айны күрәм чүмеч йолдыз беләнБастырышып күктә йөргәнен.

Бәхетлемен, ал таңнарны күрәм,
Йолдызларны күрәм төннәрен.
Айны күрәм чүмеч йолдыз белән
Бастырышып күктә йөргәнен.


Кояш нуры төшкәч иртә таңнан
Чык тамчысы тама үләннән.
Күрәм аның җемелдәшеп кенә
Бизәгәнен җәйге келәмнең.


Зәңгәр күктә ак болытлар йөзә,
Күрәм, алар ап-ак җилкәндәй,
Болыт корабларын еракларга
Җылы яктан искән җил әйди.


Бәхетлемен, күрәм туган якта
Гөрләвекләр ага язларын,
Көзге алтын мизгелләрне күрәм,
Күрәм кышның карлы назларын.
Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Читайте нас: