Язларга мин үлеп гашыйк кеше,
Очраттым мин язда сөйгәнемне,
Ул бит нуры кебек кояшның.
Язда гына түгел, җәйләрдә дә,
Көзләрдә дә янда күз нурым.
Кышларым да аның белән җылы,
Язларга мин колач җәеп керәм,
Тамчыларның тыңлыйм тамганын.
Тамган саен бәхет тели төсле,
Тыңлыйм әле тамчы, там тагын.