Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
27 апрель 2018, 02:00

Җиңүчеләр кайттылар

Солдатларның йөрәк яраларын Еллар агымы да юалмый. Батырлыгы язылган аларның тарихка Гасырлар үтсә дә югалмый.

Солдатларның йөрәк яраларын
Еллар агымы да юалмый.
Батырлыгы язылган аларның тарихка
Гасырлар үтсә дә югалмый.
Баш иябез Сезнең алдыгызда
Кысып тотып кайнар кулларны.
Сугыш яланнары онытылсын,
Ходай салмасын анда юлларны.
Күпме авыл анда җимерелгән,
Юкка чыккан күпме калалар.
Язсын безгә тынычлыкта яшәү,
Сугыш күрмәсеннәр балалар.
Һаваларда сузылган кош юллары
Кайда туктый – чиге күренми.
Төзәлсә дә күңел яралары,
Йөрәк ялкыннары сүрелми.
Искә алыйк сугыш солдатларын
Бергә булган чакны хәтерләп.
Күз алдында тотыйк буй-сыннарын,
Исем-шәрифләрен хәтерләп.
Батырларны искә ала халкым
Кабер ташларына табынып.
Хатын-кызлар ирен-улын искә ала,
Тормыш көткән чагын сагынып.
Кабер ташларында исемнәре
Зур хәрефләр белән уелган.
“Батырларча һәлак булды”, - диеп,
Мәңгелеккә һәйкәл куелган.
Сугыш яралары инде төзәлсә дә,
Күңел әрнүләре юылмый.
Җиңүләрне без бәйрәм итәбез,
Шатлыкларга чикләр куелмый.
Җиңү яулап кайтты халкым,
Томаладылар дошман өннәрен.
Зур горурлык белән бәйрәм итәбез
Май аенда Җиңү көннәрен.
Рәмис БӘШИРОВ.
Иске Васильевка авылы.
Читайте нас: