Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ГАДИ ГЕНӘ БУЛСАЛАР ДА

Гади генә булсалар да, Үссәләр дә кырларда, Мактап ялан чәчкәләрен Җырлар идем җырларда.

Гади генә булсалар да,

Үссәләр дә кырларда,

Мактап ялан чәчкәләрен

Җырлар идем җырларда.

Нинди генә төсләре юк,

Бар зәңгәре, аллары.

Кыңгыраулар,кәккүк гөле,

Ромашканың аклары.

Тәмле бал исләре килә

Ялан чәчкәләреннән.

Безелдәшеп бал кортлары

Очалар өсләреннән.

Очып барган чәчкәмени

Күбәләкләр күкләрдә,

Сөенгәндәй ямьле җәйгә

Кычкыра кәккүкләр дә.

Кыр чәчәкләрен иркәли

Кояш нурлары таңнан,

Чык тамчысында юалар

Таҗларын гөлләр аннан.

Кыр чәчәкле ямьле җәйнең

Калыйк кадерен белеп.

Сиздерми дә очып узар

Җәебез җилдәй җилеп.


Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Читайте нас: