Әлшәй хәбәрләре
-10 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Җәй тәме

Һәр мизгелнең үз тәме бар, Җәйнең тәме җиләктә. Кызарып пешкәндә җиләк, Тәмле була бигрәк тә.


Һәр мизгелнең үз тәме бар,

Җәйнең тәме җиләктә.

Кызарып пешкәндә җиләк,

Тәмле була бигрәк тә.

Ак каенлы болыннарда,

Өлгергән мәлдә җиләк.

Җәйнең иң тәмле җимешен

Җыеп калырга кирәк.

Болын чәчкәләре аткан,

Нинди матур җәй мәле.

Кем генә яратмый икән

Ул чәчәкле җәйләрне.

Җыйган саен җиләкләрне

Хисләнедерә җәй яме,

Хуш исле, ширбәтле була

Җәй исе, җәйнең тәме.

19.06.18.

Гөлфия Гыйззәтова.
Читайте нас в