Әкрен генә кояш болыт аша
Бүгенге көн белән хушлашты да,
Өләште ул бөтен табигатькә
Алтын нурын, соңгы сәламен.
Шул мизгелне күргәч түзәлмәдем,
Мин дә алдым кулга каләмем.
Болыт корабларын ал төсләргә
Бизәп куйган кебек, матурлар!
Баеганда кояш бик тылсымлы,
Сибеләләэр җиргә ал нурлар.
Ак каеннар, яшел тирәкләр дә
Сау бул, кояш, иркә нурың белән
Иртән уят безне тагын да.