Әлшәй хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Шигъри дулкыннарда
22 Августа 2018, 21:00

Табигатьтә җәебезнең Көзләргә күчкән мәле, Бакчаларда татлы алма Кызарып пешкән әле.

Добавить в предпочтительные источники Google
Табигатьтә җәебезнең
Көзләргә күчкән мәле,
Бакчаларда татлы алма
Кызарып пешкән әле.
Баланнарны күрегезче,
Кызыл муенчак элгән,
Миләшләрнең күлмәгенә
Гәрәбәләр сибелгән.
Үсә бакчамның түрендә
Зәп-зәңгәр кашкарыйлар,
Көзне сизенгәнгә әллә,
Бигрәк моңсу карыйлар.
Җылы җәйләр узсалар да,
Үз яме бар бит көзнең.
Көзләрдә дә яши белик
Кадерен белеп һәр көннең.
21.08.18

Гөлфия Гыйззәтова.
Читайте нас