Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
24 август 2018, 02:00

Көзләр килә

Көзләр килә, тагын көзләр килә, Сагыш тула кыр-яланнарга. Сокланмыйча үтү мөмкин түгел Кызарып та янган баланнарга.

Көзләр килә, тагын көзләр килә,

Сагыш тула кыр-яланнарга.

Сокланмыйча үтү мөмкин түгел

Кызарып та янган баланнарга.


Көзләр килә, тагын көзләр килә,

Яңгырлар да көмеш түгелләр.

Кошлар, әнә, канатларын сыный,

Аларны бит көтә ят җирләр.


Көзләр килә, тагын көзләр килә,

Үтте инде җәйләр сизелми.

Кыштыр-кыштыр тышта яңгыр елый,

Еламасын гына күңелләр.

Люция Филипова.

Раевка авылы.


Фото: Яндекс.

Читайте нас: