Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
29 август 2018, 02:00

Кирәк миңа

Хыялланыр өчен чын йөрәктән Кирәк миңа ап-ак болытлар, Хисләремне нурга күмәр өчен Кирәк миңа йолдызлы утлар.

Хыялланыр өчен чын йөрәктән
Кирәк миңа ап-ак болытлар,
Хисләремне нурга күмәр өчен
Кирәк миңа йолдызлы утлар.


Сагышларны юар өчен кирәк
Челтерәп аккан чишмә сулары.
Алга табан карап атлар өчен
Кирәк миңа тигез юлларым.


Серләремне сөйләр өчен кирәк
Яшел шәлле зифа ак каен.
Сары күзле ромашкалар кирәк,
Бәхет юрый алар җәй саен.


Алсуланып аткан таңнар кирәк,
Кирәк миңа кояшлы көннәр.
Айлы кичләр кирәк күңелемә,
Тыныч булсын иде һәр төннәр.


Кирәк миңа газиз якыннарым,
Балаларым булсын бәхетле,
Һәркем үзе таба тик үзенә
Насыйп булган хәләл бәхетне.


Кирәк миңа күңел тынычлыгы,
Булсын саулык, бәхет, сөенеч!
Беркайчан да, беркемгә дә мәңге
Кагылмасын бәла, көенеч!
24.08.18
Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Читайте нас: