Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
12 сентябрь 2018, 02:00

Яктылыкка төрик язмышны

Уйларыңны юнәлт яхшы якка, Ничек кенә авыр булса да. Күзләреңә мөлдерәмә булып, Ачы күз яшьләре тулса да.

Уйларыңны юнәлт яхшы якка,
Ничек кенә авыр булса да.
Күзләреңә мөлдерәмә булып,
Ачы күз яшьләре тулса да.


Бар да яхшы булыр,алга кара,
Күңел тынычлыгы бик кирәк.
Йөрәк җыламасын, сакла аны,
Шул чагында авыр биг(е)рәк.


Тынычлан да, юра яхшылыкка,
Начар уйлар - бары тузан ул.
Киләчәккә өмет белән кара,
Гел ак булсын синең узган юл.


Без үзебез кайчак уйламастан
Каралтабыз нурлы тормышны.
Бәхетләргә һәркем лаеклы бит,
Яктылыкка төрик язмышны.
11.09.18
Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Читайте нас: