Күңелем дәрьясының әле тынган мәле,
Дулкыннары ярга кагылмый.
Тезгеннәрен өзгән ярсу хисләр сүнде,
Тик йөрәктә генә моң тынмый.
Тау-таш актарырлык кайчак исә җилләр,
Тормыш кануннары язылмый.
Бәндәләрен Ходай гелән шулай сыный,
Кемдер сына, кемдер сыгылмый...