Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Дождь
Тат
Баш
Шигъри дулкыннарда
4 Октября 2018, 21:00
Китәр кошлар чылбыр-чылбыр
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, Көз елыймы, әллә минме.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява,
Көз елыймы, әллә минме.
Кемдер тәрәзә чирткән кебек,
Җилләр микән, әллә синме?
Бакчамдагы чәчәкләрем
Башын игән моңсуланып.
Үтмәсен дә иде җәйләр
Йөрәгемне сулкылдатып.
Тып-тып итеп тама тамчы,
Тәрәзәдә эзләр кала.
Мөлдерәп тә тулган күңел
Еламыйча түзеп кара.
Моңсу көзләр килде тагы,
Китәр кошлар чылбыр-чылбыр.
Өзелгән һәр яфрак моңын
Еракларга илтәр җилләр,
Ә йөрәктә калыр эзләр...
Люция Филипова.
Фото: Яндекс.
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"