Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
10 октябрь 2018, 02:00

СӨЮ СҮЗЛӘРЕН КАБАТЛЫЙБЫЗ…

Сөю сүзен Дога итеп, Каргыш итеп Күпме кеше кабатлаган.

Сөю сүзен
Дога итеп,
Каргыш итеп
Күпме кеше кабатлаган.
Җир йөзендә
Сөюдән дә
Татлы нәрсә табалмаган.


Абынганнар,елаганнар,
Йолдызларга атылганнар.
Көмешләргә кызыкканнар,
Алтыннарга сатылганнар.


Үзгәрмәгән кебек Вакыт,
Һаман дәвам итә шулай:
Мәхәббәткә табыналар
Хыянәтне саный-саный.


Кочакларда берәү булса,
Уйларында башка берәү.
Берәр кайчан тукталырмы
Кеше өлешләренә керү?


Кемнәр аңлый алыр икән,
Парлы булып
Ялгыз торып калганнарны?..
Иң кыены:
Тоеп яшәү
Йөрәгеңә кагылганны…


Илфак ФАРИЗОВ.
1 октябрь, 2018 ел.
Раевка авылы.
Читайте нас: