Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
22 октябрь 2018, 02:00

Ак чәчкәле булсын күңелең

Җылы сүзләр җан азыгы булса, Авыр сүзләр җанны телгәли. Һәркем туа тик бәхетләр өчен, Каралыкны күңел теләми.


Җылы сүзләр җан азыгы булса,

Авыр сүзләр җанны телгәли.

Һәркем туа тик бәхетләр өчен,

Каралыкны күңел теләми.


Начарлыклар теләмәгез берүк,

Усал уйдан ерак булыгыз.

Күңелегез ак чәчкәле булса,

Матур булыр тормыш юлыгыз.


Ак бәхетле, нурлы булсын иде,

Ходай биргән газиз гомерләр!

Бер беребезгә мәрхәмәтле булып,

Яшик җирдә күреп кадерләр.


21.10.18.

Гөлфия Гыйззәтова.
Читайте нас: