Ак томаннар йөзгән ак иртәләр,
Әниемне бүген таңда күрдем,
Ак чәчләрен тарый иңнәренә салып,
Дулкын-дулкын итеп таратып.
Йөзләрендә балкый шат елмаю,
Ак юлларым төшә микән әллә
Газиз кешем - әнием янына.
Балачагым уйнап үскән җиргә,
Туган йортка, туган ягыма.