Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
7 ноябрь 2018, 02:00

Табышмагым син минем

Син йолдыздыр, янасың бит Сүнмәс нур булып җанда. Күнелемдә гел яктылык, Җаным син булгач янда.

Син йолдыздыр, янасың бит
Сүнмәс нур булып җанда.
Күңелемдә гел яктылык,
Җаным син булгач янда.


Син ак болыт дисәм әгәр,
Бәлки ялгышмамын да.
Килеп кердең ак хисләрдә
Минем язмышларыма.


Син кояштыр, бик яратам
Карашларыңны синең.
Мәңгелек сөеп туймаслык
Табышмагым син минем.
Гөлфия Гыйззәтова.
07.11.18.
Читайте нас: