Ап-ак карлар куна чәчләремә,
Һәр ел саен кышлар килсәләр дә,
Ләззәт алам тәүге карлардан.
Өр-яңадан бәхет яуган кебек
Шуңадырмы, күңел шатлана.
Күрәсезме, карлар ява күктән?!
Бөтен дөнья бүген аклана.
Керфегемә куна ап-ак карлар,
Битләремдә тоям кыш назын,
Күбәләкләп оча бүген алар
Хәтерләтеп шомыртлы язын.
Яусын карлар бөтерлеп, уйнап,
Табигатьнең кышкы мизгеле.
Сөенечләр белән килсен кышлар,
Һәр яңа көн булсын изгеле.