Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
3 декабрь 2018, 02:00

Туган ягыма

Тирә-якны айкап караш белән Сокланамын сихри сурәткә. Шундый матурлыкка, хозурлыкка Лаеклысың, Ходай, чиксез рәхмәткә.

Тирә-якны айкап караш белән
Сокланамын сихри сурәткә.
Шундый матурлыкка, хозурлыкка
Лаеклысың, Ходай, чиксез рәхмәткә.
Рәхмәт Сиңа биек таулар өчен,
Аннан аккан салкын чишмәгә.
Җыйганыма бетмәс җирнең көчен
Суын эчеп яшьлек таңында.
Рәхмәт Сиңа иркен далаларны
Чәчәк белән бизәп җәйгәнгә.
Кошлар җыры белән урманнарны
Тутырганга моңлы көйләргә.
Рәхмәт сиңа киң елгаларга,
Туган җирем аша юллар салганга.
Биек ярларына басып иртәләрен,
Таңнарымны каршы алганга.
Рәхмәт сиңа йомшак языңа,
Җылы җәең, алтын көзеңә.
Ак буранлы кышның назына
Чын күңелдән рәхмәт үзеңә.
Шул матурлык, шушы гүзәллек
Калса иде килгән буынга.
Саф хисләремне, амин, төгәлләп
Тапшырамын синең кулыңа.
Венер ГАЛИМОВ.
25.04.2018 ел

Читайте нас: