Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
12 декабрь 2018, 02:00

Рәхмәт, димен Әлшәемә

Рәхмәт, димен Әлшәемә, Туган өчен шушы җирдә. Рәхмәт, димен мәңге яшәр, Көч-дәрт биргән төбәгемә!

Рәхмәт, димен Әлшәемә,

Туган өчен шушы җирдә.

Рәхмәт, димен мәңге яшәр,

Көч-дәрт биргән төбәгемә!

Рәхмәт, димен Әлшәемә
Дим буйлары яшәргәндә,
Күңелемә җыр-моң тулып,
Илһамланып яшәгәндә.


Рәхмәт, димен, рәхмәт, димен,
Кырларыңда шаулый иген.
Туган җирнең көче белән
Без яшибез җирдә бүген.


Күпмилләтле Әлшәй җирем,
Җырларыңда дуслык теле,
Башкорт, татар, рус яшәгән
Изге җирем – Әлшәй җире.


Рәхмәт, димен Әлшәемә:
Назлы язгы көннәремә,
Сандугачлы, кәккүк моңлы
Җылы хозур җәйләремә;
Игенгә мул көзләремә,
Кышкы айлы кичләремә,
Рәхмәт, димен Әлшәемә,
Рәхмәт, димен Әлшәемә!

Гүзәл СИТДЫЙКОВА,
Мәндән мәктәбе укытучысы.
Фото:Яндекс
Читайте нас: