Әлшәй хәбәрләре
+15 °С
Ясно
Шигъри дулкыннарда
24 Января 2019, 21:00

Ак кышлардан алам ак хисләр

Кышларның да бар үз матурлыгы, Салкын җиле чеметеп үтсә дә. Карлар кунган кызыл миләшне күр, Һаман кызыл, карлар үпсә дә.

Кышларның да бар үз матурлыгы,

Салкын җиле чеметеп үтсә дә.

Карлар кунган кызыл миләшне күр,

Һаман кызыл, карлар үпсә дә.


Ничек сокланмаска ак кышларга,

Каеннар да кигән ак шәлен,

Бизәкләрен күрсәң, искитмәле,

Чигеп куйган табигать ак мәлен.


Сокланам мин кышкы табигатькә,

Сафлык бөрки аннан, чисталык.

Ак кышларның салкын мизгелендә

Яшим әле ап-ак хис алып.

Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.

24.01.19



Читайте нас