Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
14 февраль 2019, 02:00

Хезмәттән кайта солдат

Солдат тора сакта, кулында мылтыгы – Күз алдына шулай китерәм. Санаулы калган кайту көннәре, Рөхсәт язуы кабул ителгән.

Солдат тора сакта, кулында мылтыгы –
Күз алдына шулай китерәм.
Санаулы калган кайту көннәре,
Рөхсәт язуы кабул ителгән.
Каршы алыйк солдат егетләрне
Кыңгыраулар тагып атларга.
Хезмәтләрен тутырып кайта алар
Киткән җирдән илне сакларга.
Кайта солдат туган якларына
Намус белән үтәп бурычын.
Буе үскән, матур егет булган,
Карап торып хәйран булырсың.
Сизелми дә үткән солдат елы,
Антка тугры хезмәт иткәнгә.
Юкка үтте, димә, яшь вакытың
Илне саклап хезмәт иткәндә.
Рәмис БӘШИРОВ.
Иске Васильевка авылы.
Фото: Яндекс
Читайте нас: