Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Шигъри дулкыннарда
20 Февраля 2019, 21:00

Туган телем

Туган телем! Сиңа мәхәббәтем, Үз-үземне белгән көнемнән. Соңгы сулыш, ахыр сүзгә кадәр, Син югалма минем телемнән.

Туган телем! Сиңа мәхәббәтем,
Үз-үземне белгән көнемнән.
Соңгы сулыш, ахыр сүзгә кадәр,
Син югалма минем телемнән.

Туган телем! Синең аша күрәм
Матурлыгын якты көннәрнең.
Телем аша сөйләп бирә алам
Серлелеген айлы төннәрнең.

Аллы-гөлле чәчкәләрдә күрәм
Туган телем аша матурлык.
Газиз телне белү үзе бәхет,
Аны белмәү - үзе зур хурлык.

Туган телем! Асыл телем минем!
Синдә минем көткән илһамым.
Үз телемдә мактый, яза беләм,
Күтәрәләм җирдә ил данын.
Гөлфия Гыйззәтова.
Раевка авылы. Фото: Яндекс
Читайте нас