Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
26 февраль 2019, 02:00

Кыш саубуллаша инде

Кышның көннәре әзәйде, Саубуллашыр чаклары.Карлар белән быелгы кышБар дөньяны аклады.

Кышның көннәре әзәйде,

Саубуллашыр чаклары.

Карлар белән быелгы кыш

Бар дөньяны аклады.


Кар бөртекләрен очырып

Уйнады ак бураннар.

Бураннан соң ак болытка

Охшап калды урамнар.


Кышларның да үз яме бар,

Яратсам да кыш мәлен,

Күрәсем килә каенның

Кигәнен яшел шәлен.


Кояш нурлары күмәр дә,

Табигатьне назларга.

Сөенербез гөрләвекле

Һәм тамчылы язларга.

26.02.19

Гөлфия Гыйззәтова.

Фото: Яндекс


Читайте нас: