Яз җиткәнен белеп кыекларда
Чың-чың итеп көлә тамчылар.
Күңел кылларына чиртә-чиртә
Тамчылар да алар тамчылар.
Җылы җилләр белән уйный-уйный
Гөрләвекләр ярсып агалар.
Аяк баскан саен эзләрем дә
Яз килә бит, диеп калалар.
Мамык карлар китә Кыш иленә
Илче кошлар кайта ашыгышып,
Яз сулышы йөрәккә җан өрә,
Бөреләргә тулышкан сут кебек
Мин дә очкын булып кабынам...