Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
4 апрель 2019, 02:00

Күңеле матурларга

Сине күрсәм күңел күтәрелә, Кояш кебек нурлы, шат йөзең. Күңелең матур, йөзең ачык булгач, Җанга якын әйткән һәр сүзең.

Сине күрсәм күңел күтәрелә,

Кояш кебек нурлы, шат йөзең.

Күңелең матур, йөзең ачык булгач,

Җанга якын әйткән һәр сүзең.


Гадилегең ифрат ошый миңа.

Уйларыңның яратам аклыгын.

Һәр яңа көн үзе бәхет бит ул.

Тоя белсәң яшәү шатлыгын.


Яшисең син күреп тормыш ямен,

Һәрбер көннең белеп кадерен.

Ышанам мин, юктыр дошманың да,

Калдырмыйсың кеше хәтерен.


Синең яндагылар бәхетлеләр,

Язын,кышын,җәен, көзен дә.

Өләшәсең җирдә изгелекләр.

Бәхетле син шуңа үзең дә.

03.04.19.

Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.

фото: Яндекс
Читайте нас: