Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
15 апрель 2019, 02:00

Яшәү үзе бәхет түгелме

Хатын-кызның яшен сорамагыз, Хатын-кызга һәрчак егерме.

Хатын-кызның яшен сорамагыз,

Хатын-кызга һәрчак егерме.

Еллар үткән саен йөрәк һаман

Яшәрә генә бара түгелме.


Җил-давыллар кагылып үтсәләр дә,

Сагыш хисе чорнап алмасын.

Тормыш үзе моңлы җыр гына бит,

Җырлар җырланмыйча калмасын.


Хатын-кызның яшен сорамагыз,

Хатын-кызга һәрчак егерме.

Үтсә-үтсен гомер, сулар аксын,

Яшәү үзе бәхет түгелме!
Люция Филипова.

Фото: Яндекс.
Читайте нас: