Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Күңелне ник баса сагышлар

Еракта-еракта тибрәлә күк монар, Тын күлгә төшкәннәр аккошлар. Күкләрдә йөзәләр мамыктай болытлар, Күңелне ник баса сагышлар.

Еракта-еракта тибрәлә күк монар,

Тын күлгә төшкәннәр аккошлар.

Күкләрдә йөзәләр мамыктай болытлар,

Күңелне ник баса сагышлар.


Дөньяның ал нурга төренгән бер чагы,

Җыр кебек үтәләр гомерләр.

Ә йөрәк һаман да талпына, талпына,

Ул янса калыр тик күмерләр.


Айкала-чайкала ага бит дәрья да,

Дулкыннар ярларга кагыла.

Атылган йолдыздай тик калыр эзләрем,

Балкырлар яңадан таңнарда...


Люция Филипова.
Фото: Яндекс.
Читайте нас: