Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ник җылыйсың, талым

Күл буенда таллар, Үскән бөдрәләнеп, Яфраклары түбән иелгән. Талдан яшьләр тама, Җылый никтер алар, Сәбәпләрен аның кем белгән?!


Күл буенда таллар,

Үскән бөдрәләнеп,

Яфраклары түбән иелгән.

Талдан яшьләр тама,

Җылый никтер алар,

Сәбәпләрен аның кем белгән?!
Ник жылыйсың, талым,

Күл буйлары матур,

Ә син хаман яшең түгәсен.

Телен юк шул синең,

Анлатырга сүзең,

Язмышларың ачы күрәсең.


Ник җылыйсың, талым,

Күлгә тама яшең,

Бик анлыйсым килә хәлеңне.

Сайрасыннар иде

Сандугачлар кунып.

Күңелем тели җырлы мәлеңне.

13.06.19.

ГӨЛФИЯ ГЫЙЗЗӘТОВА.
Читайте нас: