Сызылып таң ата, йолдызлары бата
Күкләрнең зәп-зәңгәр күленә.
Сызланып-моңланып, серләргә чорналып
Көянтәсен тотып айдагы Зөһрә кыз
Йөрәкне кузгатып, хисләрне тузгытып
Сандугачкай сайрый талларда.
Бар дөнья уяна, битләрен юалар
Чыкларга коенган чәчәкләр.
Куышып-узышып шат кошлар очалар,
Җиремне иркәли саф җилләр.
Шул тыныч иртәләр кылларын чиртәләр
Мөлдерәп тә тулган күңелнең.
Җыр туа, моң туа йөрәктә тибрәлеп,
Сүз әйтмә, моңнарны түгәрсең...