Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Әнкәйләргә

Китәбез дә югалабыз Юлларның чатларында.

Китәбез дә югалабыз

Юлларның чатларында.

Искә төшә әнкәй безнең

Тормыш авыр чакларда.


Беләм, әнкәй, юксынасың,

Сизәм, әнкәй, сагынасың.

Көтә-көтә сәламнәрне

Тәрәзәгә омтыласың.


Мин дә, әнкәй, юксынам,

Мин дә, әнкәй, сагынам

Синең тәмле чәйләреңне,

Хуш исле икмәгеңне,

Кичләр буе сөйләгән

Ин татлы сузләреңне.


Гафу итче,әнкәй, безне,

Юллар төшми тордылар.

Нигә шулай еллар узгач

Ерагая аралар.


Онытмагыз әнкәйләрнең

Матур туган көннәрен.

Иркәләгән, назлаган,

Йокы калган төннәрен.


Без табыйк шул вакытларны,

Ялгап озын юлларны.

Ешрак кайтып әнкәйләргә

Буләк итик жырларны.


Мин дә, әнкәй, юксынам,

Мин дә, әнкәй, сагынам

Синең тәмле чәйләреңне,

Хуш исле икмәгеңне,

Кичләр буе сөйләгән

Иң татлы сузләреңне.


Әнкәем куллары


Кулларыңны алып кулларыма

Сокланып карап торам.

Шул кулларның изгелен

Кунелем белән тоям.


Рәхмәт сезгә, изге куллар,

Сезнең барлыгы өчен.

Үстергәндә безне алар

Туккәннәр барлык көчен.


Хәтеремдэ шушы куллар

Аркамнан сөйгән чаклар,

Алар әле һаман йомшак,

Булсада жыерчыклар.


Еллар безнең- аккан сулар,

Киртәләр сизми алар.

Тик бирешми, куәт бирә

Безгә бит шушы куллар.


Рәхмәт сезгә, изге куллар,

Сезнең барлыгы өчен.

Үстергәндә безне алар

Түккәннәр барлык көчен.


18.06.2019. Венер Галимов.

Раевка авылы.

Фото: Яндекс.
Читайте нас: