Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Мин инде мин түгел...

Күзләремдә сагыш, йөрәгемдә нагыш Тормыш чиккән нәфис җепләрдән.

Күзләремдә сагыш, йөрәгемдә нагыш

Тормыш чиккән нәфис җепләрдән.

Өзелмәче үзәк, сызламачы йөрәк,

Гомер тормый гелән ачы җилләрдән.


Моң иле бар дөньям, шулардан көч алам

Яңа көн туганда алланып.

Мин инде мин түгел, алданмачы күңел,

Үткәннәр кайтмаслар әйләнеп.


Дәрьялар кирегә акмыйлар, беләмен,

Җырланган җырлар да онытыла.

Мәңгегә, мәңгегә мин гашыйк бу җиргә,

тик нигә...

Күңел гел Җиһанга омтыла.


Люция Филипова.

Фото: Яндекс.
Читайте нас: