Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тормыш турында уйланулар

Тормыш ул сынау гына

Мин кадерле бала булып тудым,

Кадеремне белдем үзем дә.

Юлларыма бәхет явып торды,

Үтеп торды әйткән сүзем дә.


Нигә тормыш икейөзле икән,

Бер күрсәтә алдын, бер артын.

Боларны мин еллар үткәч кенә,

Яши-яши генә аңладым.



***

Адәм баласының язмышлары

Маңгаена язылган диләр.

Үзе туганда ук барыр юлы

Каләм белән сызылган диләр.


Язмышлардан узмыш юк ул, диеп

Шуңа әйтәләрдер, күрәсең.

Тик көчлеләр генә сынмый түзә

Ахырынача татып күрәсен.


Л. Филипова.


Фото: Яндекс.
Читайте нас: