Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Син җитмисең янымда

Күңелемнең моңсуланган мәле, Син җитмисең, җаным янымда. Бергә чаклар рәхәт иде дә бит, Аерылышты юллар тагын да.

Күңелемнең моңсуланган мәле,

Син җитмисең, җаным янымда.

Бергә чаклар рәхәт иде дә бит,

Аерылышты юллар тагын да.


Каршыларга бергә ал таңнарны,

Җитмисең шул җаным янымда.

Кояшны да күрмим синсез бүген,

Сагыш уты яна җанымда.


Кил әле син, килче яннарыма,

Дөнья матур бергә чагында.

Тояр өчен бәхет мизгелләрен,

Җитмисең шул җаным янымда.


Йөрәгемнән чыга әйтер сүзем,

Яратам дип дәшә җаным да.

Бергәлекнең кадерен белер өчен

Җитмисең шул үзең янымда.

23.07.19

Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.



Читайте нас: