Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Үткәннәр калсыннар үткәндә

Туган ягым, Һамай буе... Сагындыра үткәннәр.

Туган ягым, Һамай буе...

Сагындыра үткәннәр.

Балачагым салган эзләр

Кайда икән киткәннәр?

***

Тәрәзәдән күренеп кала

Ал күлмәкле кыз бала.

Суга барам, диеп әнә

Дусларын көтеп тора.

***

Чиләкләре белән уйный

Үргән чәч толымнары.

Картәнисе сөеп карый

Үскән бит балакае...

***

Җилә еллар, ага сулар,

Кире кайтмый үткәннәр.

Алар күксел тау артына

Тезелешеп киткәннәр.


Сагындырып, сызландырып

Искә генә төшәләр...


Л. Филипова.


Фото: Яндекс.
Читайте нас: