Алма бирәм сиңа, ал гына,
Кызыл түгел әле, ал гына.
Ачы түгел, баллы чак кына,
Телләреңдә эрер, кап кына.
Чәчәкләрнең бирәм алларын,
Уттай янып торган, ялкынын.
Йолдызларның бирәм төнге күктә
Җем-җем итеп кенә балкышын.
Ай-кояшны бирәм, болытны,
Күк тауларга кунган томанны,
Ярсып аккан дәръя-суларны.
...Йөрәгемне кайтар үземә,
Юк, уенчык түгел ул сиңа!