Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
14 август 2019, 02:00

Сагындыра туган якларым

Чал кылганнар үскән сәхрәләрем, Туган ягым кыр-болыннары.

Чал кылганнар үскән сәхрәләрем,

Туган ягым кыр-болыннары.

Колагымда һаман чыңлый кебек

Яшьлегемнең моңлы җырлары.


Дулкын-дулкын булып сәлам бирә

Алтын төсле басу-кырлары.

Ярсу йөрәгемә ял-җан кертә

Һамай буе, Һамай сулары.


Назлы балачагым көткән кебек

Тау башыннан карап юлыма.

Йөгереп кенә кайтып килер идем,

Бик сагынсам туган ягыма.



Люция Филипова.


Фото: Pixabay.
Читайте нас: