Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
15 август 2019, 02:00

Син матур

Син матур, әгәр дә синең Күнелең матур булса. Уйларың һәм хыялларыңАк нурлар белән тулса.

Син матур, әгәр дә синең

Күнелең матур булса.

Уйларың һәм хыялларың

Ак нурлар белән тулса.


Син матур, эшләгән эшең

Китерсә тик бәрәкәт.

Бу тормышта яшәүләр бит

Һәркемгә дә бик рәхәт!


Син матур, әгәр йөзләрең

Елмайса сөенечтән.

Күренмәс иде матурлык,

Саргайсаң көенечтән.


Син матур, әгәр дә синең

Сәламәт булса тәнен.

Тик матур кешеләр генә

Тоялар тормыш ямен.

07.11.18

Гөлфия Гыйззәтова.
Читайте нас: