Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
16 август 2019, 02:00

Бәхетегезне саклагыз

Бәхетлемен, дип әйтмәгез, Күз тидереп куярсыз.

Бәхетлемен, дип әйтмәгез,

Күз тидереп куярсыз.

Аннан инде бертуктамый

Еларсыз да, еларсыз.

***

Бәхетлемен, дип әйтмәгез,

Читләр ишетеп калыр.

Алма кебек бәхетеңне

Көнләшеп тартып алыр.

***

Бәхетлемен, дип әйтмәгез,

Эчтән генә уйлагыз.

Бәхет бит ул тик бер килә,

Берүк аны саклагыз!


Люция Филипова.


Фото:pixabay.com


Читайте нас: