Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
19 август 2019, 02:00

Күңелем минем гөл-бакча

Күңелем минем гөл-бакча Мине яратканнарга.

Күңелем минем гөл-бакча

Мине яратканнарга.

Капкалары һәрчак ачык

Туганнарга, дусларга.

***

Өшегәннәр җылынып чыга

Кояшлы гөл-бакчамда.

Моң-зарлары түгелгәннәр

Җанына дәва ала.

***

Хәтәр җилләр читләп үтсен

Оҗмах кебек бакчамны.

Чит-ят күзләрдән яшерәм

Яшь түгелгән чакларны...


Люция Филипова.


Фото:pixabay.
Читайте нас: