Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
26 август 2019, 02:00

Тәрәзәм төбе гөлләрдә

Тәрәзәм төбендә гөлләр Чәчәкләргә төренгән.

Тәрәзәм төбендә гөлләр

Чәчәкләргә төренгән.

Алы да бар, күге дә бар,

Көрәне дә күренгән.


Тамчы гөлемнең чәчәге

Тамам, тамам, дип тора.

Ак чәчәкле орхидеям

Җанны назлап утыра.


Иртә саен гөлләремне

Сокланып карап чыгам.

Күпме наз бүләк итәсез,

Күз тимәсен, дип куям.


Люция Филипова.


Фото:pixabay.
Читайте нас: