Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
2 сентябрь 2019, 02:00

Сукмаклары алтын булган икән

Сукмаклары алтын булган икән Мәктәбемә барган юлларның, Дулкынланып тагын искә алам, Дәвамнарын эзлим уйларның.

Сукмаклары алтын булган икән

Мәктәбемә барган юлларның,

Дулкынланып тагын искә алам,

Дәвамнарын эзлим уйларның.

Укытучым!иң беренче дәрес,

Кыңгырауның тәүге тавышы,

Ак алъяпкыч,чәчәк гөлләмәсе,

Балачакның якты агышы.

Истә әле иң беренче тапкыр

Хәреф танып,иҗек сузганым.

Ул мизгелләр ерак,күренми дә,

Сизелмәде аның узганы.

Рәхмәтемнең бүген иң олысы

Укытучым,изге кешемә.

Мәктәбемдә алган белемемнең

Нәтиҗәсен күрәм эшемдә.

Уку бит ул кояш кебек якты,

Белемсезнең көне караңгы.

Сүндермичә белем учакларын

Каршыларга язсын һәр таңны!

Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Читайте нас: