Бик ягымлы иде безнең әти,
Йомшак иде әйткән сүзләре.
Яныбызда юк шул инде хәзер,
Күптән сүнде якты йөзләре.
Бәләкәчем кайткан, дия иде
Үсеп беткән кызын яратып.
Хат языгыз, диеп кала иде,
Чыккан чакта безне озатып.
Хәтерләрдә генә калды инде,
Иртә китте бигрәк, ашыкты.
Кем уйлаган, һич тә көтмәгәндә
Еллар үтте, күпме сулар акты
Әти киткәч кайтмас җирләргә.
Сагынулар, әрнү-үкенечләрне
Сөйлим бары таңгы җилләргә.