Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
6 сентябрь 2019, 02:00

Әбиләр чуагы

Үрмәкүчләр үлән өсләрендә Төн чыкканчы үргән челтәрләр. Димәк, тиздән сөендерер безнеТагын җылы "җәйге" иртәләр.

Үрмәкүчләр үлән өсләрендә

Төн чыкканчы үргән челтәрләр.

Димәк, тиздән сөендерер безне

Тагын җылы "җәйге" иртәләр.


Каен өсләрендә берәм-сәрәм

Сары яфрак җилдә тибрәлә,

Алтын көзләр инде ерак түгел,

Йөри алар якын-тирәдә.


Тәбигатьнең бар үз көндәлеге,

Җитеп килә әбиләр чуагы.

Пәрәвезнең нечкә генә кылы

Сузылып коча балан куагын.


Көзге иртә, ул үзенчә матур,

Чыклы үлән буйлап исә җил.

Көзләрдә дә җәйләр кабатлана

Хисләремдә бүген үсә гөл.

06.09.19.

Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Читайте нас: