Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
6 сентябрь 2019, 02:00

Кызыма бүләк

Яз айларын сиңа бүләк итәм Умырзая чәчкә атканда, Карлар эреп, язгы сулар Ярга сыймый ташып акканда.


Кызыма бүләк

Яз айларын сиңа бүләк итәм

Умырзая чәчкә атканда,

Карлар эреп, язгы сулар

Ярга сыймый ташып акканда.

Һаваларда кошлар тезелеп

Туган якны сагынып кайтканда,

Алмагачлар, чия, сиреннәр

Купшыланып чәчкә атканда.

Җәй айларын сиңа бүләк итәм

Кошлар җырлап аткан таңнарын.

Үләннәрдә көмеш энҗе булып

Алка булып яткан чыкларын.

Яшьнәп яуган яңгырларын

Салкын чишмә шифа суларын.

Келәм булып, гөлгә күмелгән

Акланнарын, урман буйларын.

Көз айларын сиңа бүләк итәм.

Туган якның матур чорларын.

Алтын булып җәелеп яткан

Иген тулган чиксез кырларын.

Кыш айларын сиңа бүләк итәм

Ак карларын - ак бәхетләр.

Синең барган юлларыңда

Салсын эзләр, изге теләкләр.

Бураннары, салкын җилләре

Өшетмәсен берүк җаныңны.

Мин саклармын куеп киртәләр-

Кайнар йөрәк , сөю хисләрен.

Ә айлардан җыелыр еллар,

Еллар салыр язмыш юлларын.

Алчы, кызым, шушы бүләкләрне

Алга сузып нәни кулларың.

Бу бүләкләр, бәбкәм, синең өчен

Синең өчен айның нурлары.

Җылы кояш сине назлап

Иркәләсен алсу таңнарын.


24.06.2019.


Бәхет кошы

Эзләмә син бәхет кошын

Ул үзе сине табар.

Тапкач инде гомерлеккә

Синең яныңда калыр.

Назлап кына тырыш тотарга,

Канатларын бер дә каермый.

Ул ярата безне отарга

Шаярырга берүк ярамый.

Ул яратмый сөрән салганны,

Тыныч кына тырыш сакларга.

Кулларыңда булган бәхетеңне

Базнат итәрсеңме вакларга?

Хыялларың, изге уйларың

Алар бар да синең кулыңда.

Һәр кешенең бәхет кошы

Хуҗасына табан әле юлында.


14.08.2019.

Ахыры заман

Очынабыз, ашкынабыз,

Ашыгабыз, абынабыз

Үзебез дә сизми калып

Әйберләргә табынабыз.

Онытабыз биргән сүзне

Күз дә йоммый алдыйбыз.

Оялмыйча җәмгыятьтән

Гөнаһларны туплыйбыз.

Нигә шулай комсызланып

Без ваклыйбыз гомерне?

Яшик әле, әйдә дуслар,

Кадерләшеп һәр көнне.

Хатын-кызда ир затыннан

Хәзер инде калышмый

Шәраб эчү, ул тарту-

Сүгенүдән баш тартмый.

Киресенчә кайбер ирләр

Үзен хатын дип сизеп,

Чәч үстереп, ирен буяп

Керфеген йөри бизәп.

Балалар да бездән күрә-

Алар бездән арттыра.

Ахыры заман килеп җитеп

Ыржаеп карап тора.

Нигә шулай уйламыйча

Бетерәбез гомерне?

Вакытында туктамасак,

Коткарыр соң кем безне?.


09.08.2019.

Венер ГАЛИМОВ.


Фото:pixabay.


Читайте нас: