Мин сине шулкадәр сагындым,
Син салган эзләргә табындым.
Йөгереп артыңнан, күземнән югалткач,
Тап-такыр юлларда абындым.
Аккошлар кайталар яңадан бу җиргә,
Югалдың син генә офыклар артында,
Кайт, диеп йөрәгем дәшсә дә.
Мин сине шулкадәр сагындым,
Таңнарда моң булып агылдым.
Томаннарга төреп, елларга яшереп,
Мин сине еракта калдырдым.
Яшьлегем, мин сине сагындым.