Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
19 сентябрь 2019, 02:00

Туган ягым каеннары

Кайткан чакта авылыма Каршы чыга каеннар.

Кайткан чакта авылыма

Каршы чыга каеннар.

Ак күлмәкле кызлар мени

Нинди матур, назлылар.


Чук-чук алка таккан булып

Көлеп торалар инде.

Сагынып кайтуларымны

Белеп торалар инде.


Яфракларын кыштырдатып

Сәлам бирәләр кебек.

Сиңа әйтер сүзебез бар,

Туктап тор, дигән кебек.


Шулай гелән каршы алсын

Туган як каеннары.

Якыннарым көткән йортка

Күңелле кайтулары.


Люция Филипова.

Фото:pixabay.
Читайте нас: