Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
23 сентябрь 2019, 02:00

Сокланма тулган айга

Айга сокланма, ярамый, Ялгыз калырсың, диләр.

Айга сокланма, ярамый,

Ялгыз калырсың, диләр.

Ышанасы килми һич тә,

Чын микәнни бу сүзләр.


Күк йөзендә тулган айга

Сокланмау мөмкин түгел.

Гаҗәеп нурлар агылган

Җиһанга оча күңел.


Моңлы-җырлы төннәр буе

Галәмне иңли бит ул.

Көянтәле Зөһрә кызга

Серләрен сөйли бит ул.


Юлдашлары – йолдызлары

Оча айны тирәләп.

Таң атканчы бар дөньяны

Алар саклый бергәләп.


Сихри нурга коена җир,

Тынлык бар тирә-якта.

Сокланмыйча йөрәк түзми

Шундый илаһи чакта!


Люция Филипова.


Фото:pixabay.
Читайте нас: